Алма согы рецепты
Йомшагы (мякоть) белән банкаларга тутырылган сок файдалырак һәм туклыклырак була
Алма согы ясар өчен кирәк булачак:
Яңа җыелган алма — 10 кг
Шикәр комы — тәменчә
Әзерләү тәртибе:
- Алмаларны (бакчаныкы булса яхшырак) юыгыз, үзәгеннән, сабакларыннан һәм бозылган урыннарыннан чистартыгыз. Алмаларны сок сыккычның (соковыжималка) авызына җиңел керерлек итеп телемнәргә турагыз.
- Алмаларны сок сыккыч аша үткәрегез. Куланучы җайланманың савытлары яхшылап юылган һәм коры булырга тиеш. Бу этапта, теләсәгез, башка өстәмә компонентларны (мәсәлән, груша, кабак яки сельдерей) да сыга аласыз.
- Сыгылган сок өстендәге күбекне алып ташлагыз.
- Һәр банкага тәменә карап 1 чәй кашыгыннан 2 аш кашыгына кадәр шикәр комы өстәгез.
Киң кәстрүл төбенә тастымал куеп, банкаларны тезегез һәм өстен стериль капкачлар белән каплагыз. Кәстрүлгә банкаларның «иңбашына» (плечики) җитәрлек итеп су тутырыгыз. Уртача утта 10 минуттан 20 биш минутка кадәр пастеризацияләгез.
Банканы капкач белән ябып, юрган яки плед белән төреп, иртәнгә кадәр суынырга калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев