Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бананлы торт

Көндезге ашка тәмле торт.

Камырга: 5 йомырка, 6 аш кашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1,5-2 стакан он. Барысын бергә миксер белән болгатасы, миксер белән булмаса, күперми... Газ мичендә 30-40 минут пешә, әзерлеген шырпы белән тикшереп карагыз, шырпы коры булса, әзер, юешрәк булса, әзрәк тотарга кирәк. Бисквит суынгач икегә бүлеп, ике корж ясарга.

Крем өчен: 250 грамм сметана 20%лы, 2 аш кашыгы шикәр комы. Кремны уртага ягасы, уртача калынлыкта туралган банан тезеп чыгасы, тагын крем һәм өстенә корж капларга. Шул килеш калса да була, мин тагын өстәмә тортның өстенә дә крем һәм банан тезәм. Банан бик тиз карала, шуңа күрә өстен яхшылап крем сылап, печенье валчыгы, угычтан чыгарылган шоколад белән бизим.
 


Автор: Рафилә Шәмсетдинова рецептлары.

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торт рецепты