Гөлүсә Рәхматуллинадан мантый камыры рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлүсә Рәхматуллинадан мантый камыры рецепты

Камырны никадәрле юка җәйсәмдә ертылмый...бу камырны шуңа яратам мин, ә мантыен - камыры юка булганга яратам!

Эчлеген язып тормыйм, мин гадәттә ит белән суганны бер тигез күләмдә алам, ләкин бәрәңге дә кушам!

Ә камырым туүбәндәгечә:
1 стакан кайнар суга 4 аш кашыгы он (күбрәк тә ярый) салып болгатам! Ул суынган арада 1 мискада туглыйм:
1 аш кашыгы майонез
1 чәй калагы тоз тигезләп,
2 йомырка,
2 аш кашыгы май һәм икесен бергә кушып он өстәп басып бетерәм. 

Тәмле булсын!

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев