Исмегөл Зәйнуллинадан тәмле ит рецепты
Аш-су бүлмәсе

Исмегөл Зәйнуллинадан тәмле ит рецепты

Итне фольгага төреп, 1,5 сәгать чамасы духовкада пешерергә

Исмегөл Зәйнуллинадан тәмле ит рецепты тәкъдим итәбез.

Аның өчен уртача зурлыкта ит, сарымсак, горчица, аджика, майонез, тоз кирәк.

Ит кисәген пычак белән төрле җиреннән тишкәләп, чистартылган сарымсак тырнакларын тозга манып, шул тишекләргә тутырырга. Ит кисәгенә, чиратлап, тоз, аннары аджика, майонез һәм горчица сыларга. Салкын урында 10-12 сәгать тоткач, фольгага төреп, 1,5 сәгать чамасы духовкада пешерергә.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев