Ольга Плотниковадан маринадланган борыч рецепты
Аш-су бүлмәсе

Ольга Плотниковадан маринадланган борыч рецепты

Уксусны маринадка борычларны салганда кушабыз

Борычны чистартып, дүрт өлешкә бүләргә. Ике минут кайнар суда тотып, кайнап торган маринадка салып, 5 минут пешерергә. Аннары стерильләнгән банкаларга тыгызламый гына тутырырга һәм әзер маринадны коярга.

Маринад болай әзерләнә: бер литр суга 9 процентлы 200 грамм уксус, 200 грамм сыек май, 200 грамм шикәр комы, ике аш кашыгы тоз, ике данә лавр яфрагы, 5 йомры кара борыч, ике канәфер, ике данә йомры хуш исле борыч. Уксусны маринадка борычларны салганда кушабыз.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев