Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Рафилә Шәмсетдиновадан эремчекле запеканка рецепты

Табага панировка өчен сухари сиптем.

Кирәк булачак: 1 килограмм эремчек, 3 йомырка, 6 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы каймак (сметана 20%), 1 кап (10 грамм) ваниль шикәре, 2 тулы уч манный ярмасы, 1 чәй кашыгы җитен орлыгы (семена льна).

Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төйдем, төерләре калмаса тәмлерәк, йомшаграк, блендердан чыгарсагыз да була. Аннары калган ингридиентларны салып яхшылап болгаттым да, майланган табага салып (бу рецепттан зур бер таба чыга, табагыз кечерәк булса, запеканка биегрәк булачак), 180 градуслы мичтә 30 минут пешердем.

Табага панировка өчен сухари да сиптем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә