Беренчесе һәм истәлеклесе. Нәрсә ул дисезме? (+фото)
Авыл хуҗалыгы

Беренчесе һәм истәлеклесе. Нәрсә ул дисезме? (+фото)

Беренче урагы булса да, Илдарга бәхет елмайды. Ул быелгы урып-җыю кампаниясенең соңгы вымпелына лаек булды.

“Сосна” хуҗалыгында озак еллар эшләүче, мактаулы комбайнчылар Расил Зыятдинов (“Акросс”), Рамил Нуриев (“Дон-1500”), Тәлгать Зарипов(“КЗС-812”), Раяз Габдрахманов(“КЗС-7”) экипажлары сафын быел Илдар Әскаров тулыландырган.  Моңарчы “ДТ-75” тракторын иярләүче Илдарның бу беренче урагы. Беренче урагы булса да, Илдарга бәхет елмайды. Ул быелгы урып-җыю кампаниясенең соңгы вымпелына лаек булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Илдар Әскаровка вымпел тапшырган чагында "Сосна" хуҗалыгының барлык комбайнчыларына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Илдарны исә олуг җиңүе белән тәбрикләп: "Бүген синең кулларга тапшырган вымпел икенче елга стимул булсын иде" дигән изге теләкләрен ирештерде.

 


Нет комментариев