Һәр минутның кадерле чоры
Урып-җыю чорында игенчеләр һәрбер минутның кадерен белеп эшли
11 август көнне «Сорнай» җәмгыятенә юл тоттык. Бу көнне алар Көек авылы артындагы 71 гектарлы «Нур» сортлы арпа басуында эшлиләр иде. Басуга без комбайннар белән бергә килеп җиттек. Алар жаткаларын төшерүгә эшкә дә керешеп киттеләр.
Урып-җыю чорында игенчеләрнең һәрбер минутның кадерен белеп эшләүләрен аңлыйбыз, шуңа да аларны тоткарламыйча, тиз генә берничә сорау биреп калырга ашыктык. Һәрберсе көннәрнең яхшы торуына сөенүләрен белдереп, быелгы уңышның узган елгысыннан уңайрак булуын искәртеп уздылар.
Тәҗрибәле игенче, оста эретеп ябыштыручы Владимир Антонов сүзен игенчелектә булган стажы белән таныштырудан башлады: "Элек, туксанынчы елларда, биш еллап эшләгән булды комбайнда. Аннан хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшли башладым. Комбайнда эшләргә кеше булмагач, миңа тәкъдим иттеләр дә, мин каршы килмәдем, шуннан соң алтынчы елым инде "кыр корабы"нда. Ярдәмчем, улым минем белән дүртенче сезонын эшли, игенчелек серләренә төшенә. Үзе агрокөллияттә белем ала. Уңышка килгәндә, арпасы да, бодае да бар, уңыш әйбәт, начар дип әйтеп булмый. Көзге культуралар гына чигенке булды. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, кояш нурларына сөенеп эшлибез әле".
1979 елдан бирле "кыр корабы"н иярләүче Альберт Шәрипов игенченең һәрбер көне һава торышы белән танышудан башлана, ди. — Төнлә уянып та һава торышын карыйбыз, эшләргә мөмкинлек бирерме, яңгырларга китмәсме, дип. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп аласы килә бит. Көздән ашлыкны җыеп алабыз, аннан амбар хуҗалыгында симәнә әзерләнә башлый, аннан көзге чәчү. Чәчелгән басуларның тишелешен күзәтеп йөрибез. Сабантуйдан соң комбайн ремонтына керешәбез, аннан уракка кереп китәбез, ә уракны тәмамладык дип соңгы бөртекләрне суктырып алган көнне түгел, ә комбайнны кертеп, махсус подставкага куйган көнне генә әйтә алабыз.
Комбайнчылар арасында чагыштырмача иң яше, ләкин аңа да карамастан зур тәҗрибәгә ия Фирзәр Газизов белән дә сүзебезне аның хезмәт юлы белән танышудан башладык: «21ме, 22нчеме сезонын эшлим инде, шул еллар эчендә алтынчы комбайным бу. Игенченең һәрбер көне иртәдән комбайнга техник күзәтү уздырып, кабинаны чистартып, юып, басуга юл тотудан башлана. Уңыш бүтән еллар белән чагыштырганда уңайрак, һава торышы да эшләргә мөмкинлек бирә. Шөкер, ватылмыйча гына, матур итеп эшлибез. Техникалар да ташып өлгереп торалар. Кичен 9-10нарга кадәр эшлибез. Быел иң күбе 20 бункер суккан көннәр булды. Инде уракның ахырына кадәр шулай уңышлы гына эшләргә язсын».
Теземнәргә урып салынган игеннәрне сугарга керешкән комбайннар артыннан тузан гына күтәрелеп калды. Ул арада инде басу читенә бөртеклеләрне ындыр табагына ташып торучы ике «КамАЗ» һәм ике «МТЗ-1221» тракторлары килеп туктады. Беренчеләрендә Константин Иванов белән Эдуард Закирҗанов, тракторларда әтиле-уллы Ягъфәр һәм Дәниф Гарифуллиннар хезмәт куя. Алар артыннан ук янгын сүндерү машинасы да күренде, анда инде озак еллардан бирле Габделнур Фәсхетдинов эшли.
Комбайннарның эшләгәнен күзәтеп, хуҗалык рәисе Фәһим Сибәгатуллин белән дә аралашып алдык.
— Хуҗалыгыбызда шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары һәр минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт куя. Алар үз бурычларын яхшы беләләр, югары уңыш алуга максат белән тырышып эшлиләр. Аларның эшләрендә һәрчак тәртип, бар көчләре үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән. Мин аларның эшеннән бик канәгать, — ди җитәкче.
Хуҗалыкның баш агрономы Илшат Заһидуллин белән быелгы уңыш, терлек азыгы хәзерләү, көзге чәчүгә әзерлек буенча сөйләшеп алдык.
— Бүгенге көндә урып-җыюның өчтән бер өлешен тәмамладык инде. Гомумән алып караганда уңыш әйбәт, тик менә көзге культуралар гына чигенке булды. 98 гектар мәйданга арыш, 227 гектарга көзге бодай чәчкән идек узган ел, матур гына тишелеп тә калганнар иде, ләкин кышлаулары начаррак булып, язын көзге бодайның 90 гектарына өстәп чәчәргә туры килде. Арышның уртача уңышы 26,7 центнер, көзге бодайныкы 29,7 центнер булды. Быел 130 гектар көзге бодай, 140 гектар көзге рапс, 150 гектар тритикале чәчәргә планлаштырабыз. Тритикаленең 110 гектары яшел азыкка алыначак. Бүгенге көндә көзге чәчүгә җир әзерләү эшләре бара. 250 гектары инде әзер. Бу атна ахырында көзге рапсны чәчәргә чыгачакбыз, һава торышы гына эшләргә мөмкинлек бирсен инде.
Башка культураларга килгәндә, арпаның уртача уңышы 35,6 центнер бара, аның гомуми мәйданы 992 гектар иде, бүгенге көнгә 337 гектары алынды. Борчак 44 гектарда иде, бер гектардан алынган уртача уңышы 24,6 центнер булды. 600 гектарда кукуруз игелә, аның 200 гектарын орлыкка алырга планлаштырыла, калганы силоска.
Урып-җыюны өч комбайн белән башкарабыз — ике «Акрос» һәм бер «Полесье». Игенчеләребез инде зур тәҗрибәле, алар — Владимир Антонов, ярдәмчесе, улы Игнат Антонов, Альберт Шәрипов, ярдәмчесе — Инсаф Абдрахманов, Фирзәр Газизов, ярдәмчесе — Ринат Зәйнуллин, — дип башкарылган һәм бүгенге көндә көн үзәгендә булган эшләре белән таныштырып узды баш агроном.
Терлек азыгын бик мулдан хәзерләгән әлеге хуҗалык, барлыгы 15312 тонна сенаж, 1359 тонна печән туп-ланган. Комбайннар артыннан салам да вакытында җыештырылып барыла һәм инде печән дә, салам да кирәгенчә халыкка да өләшенгән. Саламны пресслауда яңа «Krone» пресс-подборщигы белән эшләүне Иван Кузьминга тапшырганнар. Хуҗалыкның үзе төи торган арбасы бар, басудан рулоннарны шуның белән Юрий Герасимов төяп йөргән. Өя торган җирдә исә Владимир Ишмурзин белән Михаил Дмитриев бушатып торалар.
Терлек азыгы хәзерләү вакытында "Магдон«да Юрий Назаров, «КВК-800» комбайнында Дәниф Гарифуллин, "Полесье"да Вячеслав Артемьев белән Леонид Бегеев хезмәт куйганнар. Базга "КамАЗ«лар белән Константин Иванов, Эдуард Закирҗанов, Андрей Медведев, тракторларда Ягъфәр Гарифуллин, Әнис Гыйләҗев, Юрий Андреев, Юрий Герасимов, Юрий Бегеев ташып торганнар. Базга кайткан массаны «К-744» тракторы белән Владимир Ефремов, «К-735» тракторы белән Илдар Абдрахманов, «Амкадор» белән Андрей Александров таптап торалар.
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява дигән сүзләрнең төп мәгънәсен авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар бигрәк тә яхшы аңлый. Чәчүдән соң яңгыр көтә алар, ә инде басу-кырларда эшләр гөрли башлагач, кояшлы көннәргә өмет итәләр. "Сорнай"лыларга да кояш кирәгенчә елмаеп, уңышларын югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев