“Кызыл юл”да кукуруз уңган (фото)
Авыл хуҗалыгы

“Кызыл юл”да кукуруз уңган (фото)

Районыбыз кырларында һава торышының аяз булуыннан файдаланып калырга тырышалар, тулы куәтенә эш гөрли.

Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кырларында кукуруз алу бара. Турыдан-туры бөртеккә суктыручы һәм силоска салучы хуҗалыклар да бар.
Менә, "Кызыл юл" җәмгыяте комбайнчысы Нәкыйп Шәйхетдинов нәтиҗәле хезмәт күрсәткеченә ирешкән. Ул Дон - 1500 белән 26 сентябрьдә - 130 тонна, икенче көнне 85 тонна кукуруз суктырып алган. Гектарыннан уртача 36 тонна уңыш чыгып бара. Бу җирлектә кукурузның "Росс 140" дигән сорты яхшы уңыш биргән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев