Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Район Советы утырышында нәрсә турында сөйләнде?

Мәдәният йортының фойесында кунакларны Нөнәгәр авыл җирлегенең уңган халкы тырышлыгы белән төзелгән бик бай эчтәлекле күргәзмәсе каршы алды

Бүген Чутай мәдәният йортында район Советының 2024 ел йомгакларына багышлап уздырылган утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов катнашты.

Мәдәният йортының фойесында кунакларны Нөнәгәр авыл җирлегенең уңган халкы тырышлыгы белән төзелгән бик бай эчтәлекле күргәзмәсе каршы алды.

Район Советы утырышы район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллинның 2024 ел йомгакларына багышланган күләмле чыгышы белән башланып китте. Ул районның 2024 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга куелган бурычлар турында сөйләде. Азактан бертөркем райондашларыбызга хезмәттәге уңышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды. 
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Хәлип улы Җәләев бүләкләнде.
***
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме «Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәренең» Субаш авылы мәдәният йорты директоры Хәлил Равис улы Фәезовка бирелде.
***
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәхмәтен белдерә:
- Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Балтач» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рафил Галәветдин улы Хисамиевка;
- Озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне өчен хезмәт ветераны Люция Харис кызы Закировага;
- Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнарын һәм финанс системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен хезмәт ветераны Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка.
*** 
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Тимирязев исемендәге җәмгыять шоферы Рөстәм Мөхәммәт улы Хисаметдиновка бирелә.

***

Озак еллар намуслы хезмәтләре, кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы икътисад министрының Рәхмәте белдерелә:

- Балтач районы эшмәкәрләр  Советы рәисе Раиф Нәкыйп улы Гафиуллин;

-  Район икътисад бүлеге җитәкчесе Руслан Альберт улы Михайлов;

*** 
Нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәтен «Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү предприятиясе» акционер җәмгыятенең хисапчысы Ләйсән Мансур кызы Хөсәеновага белдерә.
***
Мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән район волонтерлык хәрәкәте алдынгысы Илшат Әгъләм улы Солтанов бүләкләнә.
***
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше өчен Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге Үзәк комитетының Мактау таныклыгы белән Балтач Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Мансур улы Нуриев бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев