Бүген Балтач бистәсе үзәгендә Шубан авыл җирлеге һәм "Алга" күмәк хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе оештырылды.
Халык итен, сөт-маен, балын, ярмасын хәстәрләде, терлекләренә ашлыгын, печән-саламын запаслады.
Ә кичен үзешчән сәнгатькә гашыйк райондашларыбызны район мәдәният үзәгенә "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" иҗат бәйгесе концертына чакырып калабыз! Күргәзмә - 18.00дә, концерт -19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!






Нет комментариев