Тырышкан таш ярыр
Ындыр табакларына икмәк кайта башлады
Ындыр табакларына икмәк кайта башлады. Аны киптергәннән чыккан ис кемнең генә борынын кытыкламыйча кала икән? Басуда комбайннар гөрелтесе, терлек азыгы хәзерләүче техникалар тавышы. Икенчеләре янына барсаң, яңа чабылган яшел печән исе. Эх, авылдагы тормыш никадәр генә авыр, эше никадәр генә күп булмасын, ләкин биредәге рәхәтлекне бернинди акчага сатып алып булмый.
— Әле генә язгы чәчүне тәмамлаган идек бит, инде уракка да керештек, вакыт шундый тиз бара, — дип аралашуыбызны башлады «Якты юл» җәмгыятенең баш агрономы Зөлкафир Нәҗипов. Ике атна элек кенә бу хуҗалыкта комбайннар парадында булган вакытта җәмгыять җитәкчесе Азат Ганиев без бөтен хуҗалыклардан да соңрак керешәбез инде уракка, бездә игеннәр соңрак өлгерә, дигән иде. Ләкин алар фаразлаганча булмаган, 25 июльдә беренчеләрдән булып басуга чыгып, "Якты юл«лылар көзге культураларын сугарга керештеләр. Бу атнада әлеге хуҗалыкның басу-кырларында булып, уңыш, җыеп алынасы мәйданнар турында сөйләшеп, комбайнчылар белән аралашып кайттым. Иген кырларында «кыр кораб-лары» салмак кына йөреп, бөртеклеләрне җыйнаса, башка басуларда техникалар өченче кат печәнне рулонлыйлар, комбайннар артыннан саламны җыялар, көзге чәчүгә җир хәзерләү эшләре дә тулы көченә башкарыла, терлек азыгы салу эше дә бара.
— Хуҗалыгыбызда 300 гектарда көзге бодай культурасы игелгән иде, 25 июль көнне шуны суга башлап, урак кампаниясенә старт бирдек. Шөкер, быелгы уңыш бик мул күренә, көзге бодайның уртача уңышы 52 центнерны тәшкил итә, дымлылыгы 16 процент. Көзгә чәчәргә дигән симәнәләрне салып куйдык инде. Калганы дәүләткә сатарга дип планлаштырыла.
Башка культураларга килгәндә, язгы бодай — 65 гектар, арпа — 700 гектар, солы — 80 гектар, җитен — 250 гектар һәм кукуруз — 400 гектар. Кукурузның 120 гектарын сугарга планлаштырабыз. Игеннәр бик әйбәт кенә үстеләр, инде үзебезнең игенчеләребез көче белән югалтуларсыз җыеп та алырбыз дип планлаштырабыз. Өч комбайныбыз бар, комбайнчылар барысы да тәҗрибәле, алар эшнең тәртибен үзләре дә яхшы беләләр һәм нәтиҗәле итеп эшлиләр дә. Игенчеләребез суккан бөртеклеләрне басудан ындыр табагына өч шофер ташып тора, аңарчы алар сенаж ташуда хезмәт куйды: Илдус Гайсин, Илшат Әшрәфҗанов һәм Илгизәр Һадиев. Ташып кына эш бетми бит әле, ул ашлыкларны урнаштырып бару өчен амбарның да тулы көченә эшләве кирәк. Монда да машинистлардан күп көч сорала, алар инде шулай ук озак еллар эшли торган кешеләр: Фәнис Низамиев, Илшат Сәмигуллин, Илдан Мәгъсүмҗанов, Ленар Закиров. Ашлыкны урнаштырып торучы шоферлар: Илгизәр Гыйләҗев, Алмаз Шәйхетдинов. Бүгенге көндә ындыр табагында өч сменада эш алып барыла, шулай эшләмәгәндә, җитешә алмыйбыз.
Басу эшләренә яңадан әйләнеп кайтсак, игеннәрне суктырып алган артыннан ук саламны җыештырып, пресслап барабыз. Бу эшләрне Тимур Базарбаев һәм Ришат Шәрәфетдинов башкара. Алар пресслаган саламнарны артларыннан ук Илнар Мәгъсүмҗанов, Васил Нәҗипов өеп тә баралар. Ташучылар: Ильяс Зарипов, Рифнур Вафин, Наил Закиров. Шул ук вакытта терлек азыгы хәзерләү эше дә бара. 340 гектар мәйдандагы икенче кат люцернадан сенаж салабыз. Анда ташып торуда Ильяс Зарипов һәм Илдар Вафин хезмәт куя. Теземнәргә салучы "Магдон«да Илдар Әшрәфҗанов, комбайнда Расил Нәҗипов эшли. Базда тапта торуда Нуретдин Гайсин эшли иде, аны чизель белән җир эшкәртүгә куйдык, шулай ук Салават Галиев та зяб эшкәртүдә. Шулай итеп базда бүгенге көндә Илнур Мәгъсүмҗанов белән Рифнур Вафин эшлиләр. Әкренләп көзге чәчү дә килеп җитә, 450-500 гектар мәйданда «Льговская 4», «Скипетр» сортлы көзге бодай чәчәргә планлаштырабыз. 300 гектар җир инде әзерләнде, 170 гектарда үсүче борчакны җыйнап алсак, аның урынына шулай ук бодай чәчәргә планлаштырабыз. Бу эшләрнең барысын да эшләр өчен тамакның тук булуы бик мөһим. Вакытында үзләренең тәмле ризыкларын өлгертеп, кайнар килеш һәрбер хезмәткәрне ашатып торучы пешекчеләребез Гүзәл Низамиева белән Алисә Базарбаевага, аларны басуга йөртүче шофер Алмаз Фәйзрахмановка зур рәхмәт белдерәсе килә, — дип изге теләкләрен ирештереп, бүгенге эшләре белән таныштырып узды баш агроном.
Игенчеләр өчен дә быелгы урак сөенеп эшли торган. Моны алар үзләре дә искәртеп уза. 1993 елдан комбайнда эшләүче Рөстәм Закиров көзге культураларның уңышы әйбәт булуны ассызыклады. Арпа басулары да мул уңыш вәгъдә итә, давыллар чыгып екмасын гына инде, ди ул. Игенченең хезмәт юлы иске «Нива» комбайнында ярдәмче булудан башланып китсә, бер елдан инде ул үзе "кыр корабы"н иярли башлый. Иске "Нива"дан соң яңасында да эшләү бәхете тәти, аннан иске "ДОН-1500 А"да хезмәт куя, берничә елдан икенче шундый ук комбайнга утыра һәм заманалар белән бергә үзгәреш, яңарыш кичергән техникада да эшләү бәхете туа — соңгы елларда инде ул "Акрос"та эшли. Ярдәмчесе, улы Рүзәл белән дүртенче сезон матур нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куялар.
Рифат Бариев мәктәп елларыннан ук комбайнда ярдәмче буларак чирканчык ала, укуын тәмамлап, армиягә барып кайтканнан соң да ул үзенең тормыш юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләп, 1989 елдан игенче булып эшли башлый. Рифат әфәнде дә төрле "кыр кораблары"нда эшләп чыга. — Әгәр шул 90нчы елларга әйләнеп кайтсак, ул вакытларда егермеләп комбайн иде басуда, — ди игенче. — Уракны 15-18 көндә тәмамлап та куя идек. Дөрес, хәзер хуҗалыкта өч кенә комбайн, инде җирләр күләме артыграк булса да, бер ай дигәндә урак финиш сызыгына килеп җитә.
Өченче комбайнда хезмәт куючы Алмаз Гафиуллинның да тәҗрибәсе аз түгел — сигезенче сезон. Мәктәптә укыган вакытта ук ярдәмче буларак хезмәт куя ул. Бүгенге көндә "кыр корабы«нда эшләсә, урак тәмамланганнан соң «МТЗ-82» тракторы белән эшли башлаячак. Аның белән ел әйләнәсе хезмәттә ул дисәм дә ялгыш булмас, басу эшләре сезонында, шунда булса, башка вакытта ферма территориясендә хезмәттә.
"Якты юл"лыларның эшләре көйләнгән, һәрберсе үз вакытында башкарылып барыла. Урак башланды дип терлек азыгы хәзерләүгә дә зыян китермиләр, ансы да быел бик мулдан булган. Хуҗалыкка дигән печән дә һәркемгә кирәгенчә өләшенгән, авыл халкы читтән эзләп йөрергә мәҗбүр булмаган. Тырышкан таш ярыр дигән әйтем бар халыкта. Бу юллар нәкъ тә әлеге хуҗалык хезмәтчәннәренә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев