Бу көннәрдә Шеңшеңәрнең "Раил" кафесы бер көн дә тынып тормый. Бер көнне генә биредә "Борнак" җәмгыяте терлекчеләре өчен мул табыннар әзерләгәннәр иде. Инде менә "Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчелеге дә үз терлекчеләре өчен зур бәйрәм ясады.
Мул табыннар артында тырышып хезмәт куйган уңганнар хөрмәтенә иң җылы сүзләр әйтелде, 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләрне тәбрикләделәр. Хезмәтчәннәр арасында лотерея уйнатып, бәхетлеләр дуңгыз баласы, колын, бозау да отты.
Фото: http://www.vetka.by/2012/06
Нет комментариев