Талпан уңышны зарарлап кына калмый, уңышны югалтуга китерергә мөмкин
Карлыганда еш кына шундый күренеш була, бөерләр шартларга жыенган кебек бүртәләр. Шуннан соң карлыган ботакларында деформация барлыкка килә. Мондый күренешләрне яшь карлыганнарда очратырга мөмкин. Бу карлыган бөер талпаннары – микроскопик корткыч. Зарарланган бөреләр түгәрәкләнеп, кабарынып, кечкенә кәбестә күчәненә охшап калалар. Талпан уңышны зарарлап кына калмый, уңышны югалтуга китерергә мөмкин.
Зарарланган бөерләрне алу — зәгыйфь һәм уртача зарарланган очракта иң нәтиҗәле ысул. Талпанга каршы көрәш көз яки иртә яз көне үткәрелә. Кабарган түгәрәк бөреләрне чүпләп алалар яки секатор белән кисәләр. Ботакның 30% тан артыгы зарарланган очракта-ботакларны тулысынча кисеп алырга кирәк. Барлык алынган бөерләрне һәм ботакларны яндырырга кирәк, компостка ташларга ярамый-талпан кышлый һәм кире кайта. Зарарлану иртә ачыклаганда нәтиҗәлеле эшкәртү куакны коткарып калырга момкинлек бирә.
Кайнар су белән эшкәртү (бөерләр шытканчы, һава температурасы +4°+6 ° C булганда), лейкага кайнар су салырга – ботаклар белән контактка керү вакытына су +70...+80°C ка кадәр суыначак, куакны һәр яктан мул итеп сугарырга, бер куакка 5-10 литр — агымны бер урында 3-5 секундтан да озаграк тоткарламаска.
Ут белән эшкәртү – кайнар суга альтернатива. Газ горелкасының яисә эретеп ябыштыру лампасының ялкынын, туктамыйча, ботаклар буйлап өстән аска 2-3 тапкыр 8-10 см ераклыкта үткәрәләр. Җылыту талпаннарны һәм бетләрне үсемлеккә зыян китермичә юкка чыгара.
Фәттахов Р. М.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы
Нет комментариев