Аллаһ аны да, барлык егетләрне дә саклап йөртсен
Районыбызның фронтка даими ярдәм илтүче Радик Хәбибуллин төркемен кыска вакытлы ялга кайткан ватандашларыбыз читләтеп узмый.
Үзенә «Бабай» кушаматы алган Рөстәм Газизов бу юлы кайткач та керде волонтерлар янына, хәлләрен белде.
Волонтерларның гуманитар йөк машинасын ремонтлаган мәлләре, фананс ярдәме аларга бик кирәк чак һәм менә "Бабай" аларга 50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте. «Үзе махсус хәрби операциянең иң алгы сафларында иң катлаулы хәрби бурычларны үтәвенә карамастан, безгә менә ничек ярдәм дә итә, — ди аның хакында волонтерлар. — Чөнки ул безнең автомобильнең ут эчендәгеләрнең зарыгып көтеп алган гуманитар йөген, медицина кирәк-яракларын китерүче кадерле транспорт икәнлеген яхшы аңлый. Аның юмартлыгына, күтәренке рухлы булуына сокланабыз, Ватан сакчысы булуы өчен аның алдында башыбызны иябез. Аллаһ аны да, барлык егетләрне дә саклап йөртсен, туган якларга тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын!»
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев