Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Ирләре махсус операциядә булган хатын-кызлар турында фильм күрсәтәчәкләр

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә.

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары «Тыныч тыл» фильмын яшьләргә күрсәтергә тәкъдим итте. Нәфис-документаль фильм тугыз хатын-кызның язмышы турында сөйли. Аларның ирләре хәзерге вакытта махсус операциядә Ватанны саклый яки хәрби операция зонасында һәлак булган.

«Гаилә бәхете, психологик кичерешләр, кайгылар турында тугыз чын тарих. Хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләре һәм тол хатыннарына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә керткән гамәли өлешегез өчен рәхмәт әйтергә телибез. Бу фильмны яшьләр оешмалары һәм мәгариф өлкәсендә карауларын телибез. Аны трансляцияләү өчен җәмәгать мәйданчыклары бар. Бу фильм яшь буынга кирәк», - дип белдерде утырышта ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

Картинаның премьерасы 10 июньдә Казанның «Мир» кинотеатрында булды, дип искәртте фильмның режиссеры Игорь Генералов. «Фильмны күрсәтүдән соң минем янга төрле кешеләр килде. Бер тамашачы: «Фильм махсус хәрби операция турында түгел, мәхәббәт, гаилә, бер-береңә ышану, үзара мөнәсәбәтләр, бергә яшәү турында», - диде. Махсус операция катнашучысы хатынына беренче тапкыр башкача каравын әйтте. Ул хәрби хәрәкәтләрнең хатыннары ниләр аша үткәнен күз алдына китермәгән», – дип уртаклашты спикер.

Аның фикеренчә, махсус операция анда катнашучыларга гына түгел, ә гомумән барлык Россия халкына кагыла. Фильмның идеясе нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Моннан тыш, картина махсус операция хәрбиләре турында истәлекне сакларга тиеш. «Күп төрле ысуллар бар, әмма, минемчә, кино – күп төрле формаларны берләштерүче синтетик сәнгать төре буларак иң уңайлы, үтемле һәм теләсә кайсы тамашачыга аңлаешлы ысул», – диде Генералов.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчы дәвам итәчәген белдерде.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев