Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Смәелдә махсус хәрби операция зонасына җибәрергә чәйләр әзерләгәннәр

Изгелек җирдә ятмас!

Шифалы үлән чәе катнашмасына бөтен күңел җылыларын салып, яу кырында йөргән ватандашларга туган як шифасы булып ирешсен дигән теләктә Смәел китапханәсендә күп күләмдә чәйләр тутырылды.

Әлеге үләннәр арасында карлыган, кура җиләге яфрагы, мелисса, мәтрүшкә, иван-чәй яки кипрей үләннәре, гөлҗимеш бар. Шундый тәмле исе! Шулай ук киптерелгән җир җиләге, кура һәм карлыганнан катнашмалар, киптерелгән алмалар да тутырылды.

Шушы эшләрне башкарып чыгуда ярдәм иткән укучы балаларга, авылдашларга олы рәхмәт. Егетләребезгә туган яктан килгән күчтәнәчләребез шифа булып та барсын, исән-сау кайтуларын көтәбез, дип хәбәр итәләр Смәел авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев