Якташ солдатларга Батырлык ордены, Изге Георгий орденының аерымлык билгесе тапшырылды
Безнең геройлар

Якташ солдатларга Батырлык ордены, Изге Георгий орденының аерымлык билгесе тапшырылды

Солдатларыбызның хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары алдында баш иябез!

Махсус операциядә катнашкан якташ солдатларыбызга Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Батырлык ордены һәм Изге Георгий орденының аерымлык билгесе(знак отличия ордена Святого Георгия - Георгиевским Крестом) тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллиннар, махсус хәрби операциядә һәлак булган Борнак авылы егете рядовой Азат Тәлгать улы Кәримовның Батырлык орденын әтисе Тәлгать Кәрим улына, сержант – Әтнә авылы егете Рамил Рифат улы Ямалиев һәм Ушма авылыннан кече сержант Александр Андреевич Ишмурзиннарның бүләкләрен шәхсән үзләренә тапшырдылар.

Солдатларыбызның хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары алдында баш иябез! Һәлак булган батырларыбызның урыннары оҗмахта булсын!


Нет комментариев