Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Рәсәйгә һәм кануннарга хезмәт итү

Райондашыбыз, полиция подполковнигы Рәйхан Вәлиев кебек патриотлар булганда куркырга кирәкми

Бүгенге көн геройларыннан берсе — Рәйхан Вәлиев. Герой сүзен Рәйхан бәлки бөтенләй дә кабул итмәс, чөнки ул үзе турында бик сөйләргә яратмый, ә менә эше турында көннәр-төннәр буе әңгәмә корып утырырга мөмкин.

Рәйхан Вәлиев — ул эксперт, шартлаткыч техникаларны куркынычсызга әйләндерүче, янгын, шартлаулар янаганда кешеләрнең иминлеген саклап калучы. Әлеге һөнәр ияләрен тылсым иясенә тиңләп була. Гомерләрен куркыныч астына куеп, кеше тормышына куркыныч тудырган күпме техниканы иминләштерәләр, экспертизалар үткәреп, катлаулы эш барышына ярдәм итәләр. Майор Рәйхан Вәлиев унөч ел шушы эшендә фидакарьләрчә хезмәт куя, бик күп Рәхмәт хатларына, Мактау таныклыкларына ия була. Хәзер инде ул подполковник, отставкага чыкты, отставкадагы подполковник санала.

Рәйхан Вәлиев, Балтач бистәсе егете, 1989 елда Кәүсәрия һәм Әлтәф Вәлиевлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә апасыннан кала икенче бала. Апасы укытучы, ә Рәйхан полиция юлын сайлый.

— Улым Балтач урта мәктәбендә белем алды, яхшы укыды, билгеләре әйбәт иде, төрле чараларда актив катнашты, әмма мин аны югары уку йортларына кертә алырмын кебек түгел идем, ялгызыңа бик авыр бит ул балалар укыту, шуңа күрә Нормадагы һөнәр лицеена укырга җибәрдем, — дип сөйли Рәйханның әнисе Кәүсәрия апа. — Биредә Рәйхан бик яхшы укыды, уку алдынгысы булды, һөнәр лицеен Кызыл дипломга тәмамлады. Аннан соң Иркутск ягына Эчке эшләр системасы буенча белем алырга китте. Улым белән бик горурланам, һәрчак ярдәмчем булды, апасы да, мин дә аңа яхшы тәрбия бирергә тырыштык. Шуңа күрә аның күңеле кешеләргә һәрчак ярдәм итүгә, Ватанны яратуга, җәмгыятьтә файдалы булуга корылган.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «Дзержинского, 19» дигән июнь аенда басылып чыккан журналында Рәйхан Вәлиев турында мондый җөмләләр бар:


«Полиция майоры Рәйхан Вәлиев Луганск Халык Республикасы территориясенә 2023 елның августыннан алып гыйнварена кадәр билгеле бер ноктага командировкага җибәрелә. Югары һөнәри осталыкка ия белгеч законсыз корал әйләнеше, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар буенча җинаять эшләрен ачуда катнаша. Командировка вакытында Рәйхан Әлтәфович барлыгы 50дән күбрәк шартлау-техник экспертизалары һәм тикшерүләр үткәрә, шартлау куркынычы тудырган 430дан артык үзебезнең һәм чит илнең җитештерү объектларын тикшерә.

Нәтиҗәдә, җинаять эшләре вакытында ачыклана, тикшерү материаллары буенча үз вакытында карарлар кабул ителә. Моннан тыш, Татарстан полицейские шартлаткыч техника һәм автотехника лабораторияләре өчен бик кирәкле булган, җиңел төзелә торган конструкцияләрдән биналар проекты булдыруда да актив катнашты. Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә, Рәйхан Әлтәф улы Вәлиев „Җәмәгать тәртибен саклаудагы аеруча хезмәтләре өчен“ медале белән бүләкләнде».


Рәйхан Вәлиев Казанда эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә махсус хәрби операция зонасына командировага җибәрелгән, аннан соң ул контракт төзеп үзе Луганск каласында кала. Тырышлыкларын исәпкә алып, «Луганск Халык Республикасын миналардан азат итү өчен» дигән медале дә бар. Луганск эксперт-криминал үзәгендә бүлек җитәкчесе була. Казанда вакытта исә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының хокук саклау органнарына кадрлар (офицерлар, тикшерүчеләр, суд экспертлары) әзерләүче Көнчыгыш-Себер институтын тәмамлап кайтканнан бирле, Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Эксперт-криминал үзәгендә эксперт булып эшли, бүлек җитәкчесенең урынбасарына кадәр күтәрелә, майор исеме ала, хәзер исә ул полиция подполковнигы.

Лаеклы ялга рапорт язылган, тынычта, рәхәтләнеп кенә яшисе дә бит, тик Рәйхан Вәлиев бүтәнчә уйлый, — унсигез яшьлек егетләр кулларына корал алып ут эченә кереп киткәндә ир уртасы булганнарга ничек тыныч кына карап тормак кирәк?! Рәйхан да унсигез яшьлек егетләр кебек үзе дә яңадан контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә.

— Егетләргә булышырга кирәк, анда аларга җиңел түгел, — ди Рәйхан Вәлиев. —Командировкада булганда да, килешү төзеп хезмәт иткәндә бик күп әйберләргә инандым, азат иткән урыннарда эшләгәндә илебезгә куркыныч янавына, ил башлыгының дөрес карар кабул итүенә ышанасың.

Кулында вакытта шартлаткыч шартласа да, егетләрне алгы сызыкка үткәреп җибәрү өчен ул урынны миналардан арындырганда төрле хәлләр күрсә дә, нык яраланса да, андагы халыкка ышанырга ярамаганлыгын белсә дә, Рәйхан туктап калмый, аның сүзе бер — «Элек күрыкмаганны, хәзер курыкмыйм инде мин», ди ул. Курку белмәс йөрәкле райондашыбызны яңарак кына төзелгән батальонга алдылар, исемен язып булмый, анысы хәрби сер.
Тыныч тормышларда яшәгәндә Сочида олимпиада вакытында иминлекне тәэмин итү буенча да нәкъ менә Рәйхан

Вәлиев кебекләргә таяналар. 2014 елдагы егерме икенче олимпия уеннарын һәм унберенче паралимпия кышкы уеннарына әзерләнүдә һәм үткәрүдә үзеннән зур һәм мөһим өлеш керткән өчен Балтач егете Рәйхан Вәлиев В. В. Путинның Мактау таныклыгына лаек була. Башкалабыз Казанда узган зур чараларда җәмәгать тәртибен саклауда югары һөнәри осталык күрсәтүе өчен министр, полициянең генерал-майоры Артем Валерьевич Хохоринның Рәхмәт хатлары, 100 елдан артык тарихы булган Луганск криминал-эксперт үзәгенең юбилей медальләре, бихисап күп рәхмәт хатлары, чиксез медальләре — Рәйхан Вәлиевның намуслы, җаваплы хезмәтенең татлы җимешләре.

Рәйханның бөтен шатлыгы — улы Сөләйман. Быел ул 1 сыйныфка укырга керә. Батыр әтисенең дәвамчысы, тормыш мәгънәсе. Улының тормышы матур булсын өчен дип тә илебез азатлыгы өчен көрәшә әтисе.

«Әнинең һәм апамның догалары саклый мине», — ди Рәйхан. Әлегә ул Мәскәү асты хәрби округы казармаларының берсендә батальон оешып беткәнне көтә, аннан Б. якларына өйрәнүләр узарга китәчәкләр. Инде тизрәк җиңү таңы атсын да, Рәйхан кебек асыл егетләребез тыныч тормышта калсын, ут эченә китмәсен иде. Исән йөреп, исән кайтырга язсын сиңа, батыр райондашыбыз.

Волонтерларның гуманитар ярдәм китерүләрен бик хуплый полиция подполковнигы. «Шәхсән Радик Хәбибуллин төркеме турында аерым әйтә алам. Алар ярдәмне тиешле ноктасына кадәр илтеп бирәләр, башкалар турында да фикерем начар түгел. Кайткан саен волонтерлар янына керергә тырышам, аралашып торабыз, диясем килә. Районыбызның аш ясаучылары коры ашларны тәмле итеп, җиренә җиткереп ясыйлар, бик яратып ашадык. Чәйләр дә тәмле. Башыннан ук гуманитар ярдәм белән булышкан Балтач халкына чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Балтач якларыннан килгән туган як хисе, якыннарның сәламе, күңел җылысы барыбер дә җанга рәхәтлек бирә, көч өсти, алга таба хәрәкәт итәргә ярдәм итә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәйхан Вәлиев