Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Галия Фәттахова: «Әтисез калганда миңа нибары 2 яшь булган»

Бүгенге көндә Галия апа килене белән гомер кичерә

Галия Фәттахова 1939 елның 26 апрелендә Куныр авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Аңа 2 яшь булганда әтисе фронтка алына. Галиянең әнисе ике кечкенә бала белән ялгызы кала. Әтисеннән бары ике хат кына килеп кала, хәбәрсез югала.

Галия апаның әтисе сугышка кадәр укытучы булып эшли, оста гармунчы була. Әтисенең гармуны гаиләдә якты истәлек булып саклана. Бүгенге көндә гармун Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеенда саклана.

Галия Фәттаховна 8нче сыйныфтан башлап колхозда сыер савучы булып эшли. 22 яшендә Сосна авылына кияүгә чыга һәм тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Галия апа килене белән гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев