24 февраль 2016 яңалыклары
-
Зилә Шәрипова: “Иганәчеләребезгә рәхмәт” (фото)
21 февраль көнне Норма авылында зурлап "Тау шуу" бәйрәме үтте. Кечкенә баласыннан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Гөлсирин Абдуллина концертына билетларны ияләренә тапшырдык
- Исәнмесез, мин билетлар алырга килгән идем, дип килеп керде Гөлсия Зиятдинова редакциябезгә. Мөлаем елмаюы белән «Хезмәт»ебезне генә түгел, эш көнебезне дә балкытып җибәрде ул.
-
Сала-Көшкәт хатыннары кёрлинг уйный
Зур авылларга караганда халык саны азрак булганнарында бәйрәмнәр дә күңеллерәк үтә, бердәмлек тә көчлерәк була. Хуҗалык саны 56 артмаган Сала-Көшкәт авылы халкы да инде менә ничә еллар тирә-якка дан тотып, үзләренең бердәмлекләре белән аерылып торалар.
-
"Уҗым бозавы" Нөнәгәр һәм Бөрбашлылар башкаруында
Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, яңа ел башыннан авыл мәдәният учаклары һәм учреждениеләр арасында "Театр яктылыкка нурга илтә" дип исемләнгән бәйге башланды, барлыгы 28 зонада спектакльләр куелачак.
-
Бүген Балтачта яңгыр ява
Бүген - 24 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә, яңгыры да ява, җиле дә исә - нәкъ Тукайча.
-
Түнтәр балыклары шәп чиертте
22 февраль көнне Түнтәр авылы плотинасында "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан балык тоту ярышы бишенче мәртәбә үткәрелде. Ике сәгать дәвам иткән әлеге чарада барлыгы 48 кеше катнашты.
-
Тәртипне дә, үзеңне дә сакла
Артем Айдиновны чәнчеп үтергәннәр... Алтмышынчы еллар уртасында бу хәбәр бөтен Татарстанны тетрәндерә. Ирекле халык дружинасы составындагы егетнең җинаятьчел төркем кушуы буенча үтерелүе бәхәссез. Үзгәрешләр җиле белән белән берара яшьләй гомере өзелгән батырның исеме онытылды. Ә менә 10 февраль көнне Геройны Балтач җирлегендә - Чепья урта мәктәбендә узган семинарда зурлап искә...
-
Тыл ветераны Хәзинә Гомәровага 90 яшь тулды
Куныр авылында яшәүче тыл ветераны Хәзинә Гомәрова 90 яшьлек олуг юбилеена кунаклар кабул итте.
-
Сөләйман хәзрәт өчен 1 миллион сум тәкъдим итәләр
7 февраль көнне югалган Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү дәвам итә. Имамның гаиләсе Сөләйман хәзрәтнең кайдалыгын дөрес әйткән кешегә 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк ышандыра.
-
Алинә белән Илидә кабат лауреатлар (фото)
Яр-Чаллы шәһәрендә "Моң чишмәсе" дип исемләнгән татар сәнгатенең ачык төбәкара конкурс-фестивале үтте.
-
Балтачта "Туган тел" җырын татар, удмурт, рус телләрендә башкаралар
21 февраль көнне барлык мәгариф учреждениеләредә дә зурлап "Туган тел көне" билгеләп үтелде.