Бәйрәмнәр дәвамлы булсын
Җылы сүзләр ишетү оештыручыларның күңелләренә хуш килде
Корбан гаете көннәрендә «Балтач нуры» мәчет-мәхәлләсе Балтач бистәсе-нең коммунальныйдагы өстәге урамында Корбан гаете бәйрәме уздырды. Искиткеч яхшы бәйрәм булды ул, балаларның «мин дә догалар беләм», дип бәйгегә катнашу өчен озын чират хасил итүләренә күңелләр сөенде, мул өстәл тирәли тезелеп утырган апаларның коймак, пылау пешерүчеләрне, чәй әзерләүчеләрне мактый-мактый сыйланулары, уеннарның бүләкләргә бай булуы, карусельнең әйләнеп, батутның эшләп торуы, попкорн-мамыкларны, туңдырманы беткәннән-беткәнгә өлгертеп сатулары ел буена җитәрлек онытылмаслык мизгелләргә баетты. Бәйрәмне Илгиз хәзрәт изге дога белән башлады, Корбан гаетенә бәйләп алып барды. Әлеге саваплы чараны Аллаһ кабуллардан кылсын, һәрбарчабыз сау-сәламәт яшәсен, киләсе елда да бергә-бергә шулай матур итеп оештырып, дини бәйрәмнәр уздырулар насыйп булсын. Бәйрәмгә килүчеләр «Балтач нуры» мәхәлләсе-мәчет коллективына, җитәкчесе Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин белән Гөлсинә абыстай Закировага рәхмәтле булдылар.
— Дини бәйрәмнәрнең дәвамлы булуын теләргә кирәк, — ди Илгиз хәзрәт. — Аның нигезендә динебезгә якынаю, ислам дине кушканнарны үтәү, аралашу-дуслашу, бер-береңне сыйлау, бер-береңә хөрмәт күрсәтү, бер-береңнең осталыкларын, талантларын барлау-зурлау ята.
Бәйрәмдә катнашучылардан җылы рәхмәт сүзләре ишетү оештыручыларның күңелләренә хуш килде. «Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү, — дип язалар бәйрәм кунаклары. — Аллаһның хисапсыз рәхмәтләре иңсен шундый күркәм бәйрәм оештырган „Балтач нуры“ мәчете хезмәткәрләренә. Соңгы елларда Балтачыбызда динебездә ике олуг бәйрәм, Ураза гаете, Корбан гаете нисбәтеннән бәйрәмнәр оештырылмый башлаган иде, бик кызганыч, дөньяви бәйрәмнәрне бик зурлап уздыралар, динебездә шушы ике бәйрәм никтер читтә калып бара. Бу бәйрәмнәргә сулыш өргән мәхәллә халкына, аларның да өлешләре зур һәм мәчет хезмәткәрләренә олуг рәхмәтләремне җиткерәм, хезмәтләренә Аллаһ үзе әҗер-савапларын ирештерсен. Җәннәт белән бүләкләсен. Балаларга күп бүләкләр әзерләнгән иде, чарада катнашкан бер бала да бүләксез китмәде. Тәмле пылау, чәй, коймак — бар да Аллаһ ризалыгы өчен бушка булды. Әлхәмдүлилләһ. Бу юмартлыклары өчен Аллаһ үзе хисапсыз бәяләп, һәрбер эшләрендә бәрәкәт бирсен».
Шул як урамнарда яшәүчеләрнең бүләк иткән ике әтәчләре дә үз ияләрен тапты, яшүсмер малайлар һәм кызлар аларны бик тиз үз иттеләр. Ир-атлар ир балаларын да арка кочып ярышты, җирдән этелү ярышын да күңелле итеп оештырдылар, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек барлык милли уеннарыбызда балалар, зурлар күп булып катнашып, бүләкләр оттылар, канәгать булып киттеләр. Илгиз хәзрәт бәйрәмне үзе алып барды, үз чыгышында мәчеткә махсус хәрби операциядәге егетләргә токмач кискән, чәй тутырган апаларга рәхмәтен белдереп, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан бирелгән Рәхмәт хаты килүен әйтеп үтте.
...Ул көнне синоптиклар яңгыр вәгъдә иткән иде, тик явым-төшем булмады, аның каравы, күпме дога яңгырады, күпме иманлы яшь буынны күреп куандык. Хәерлегә булсын, ил-көнгә иминлек килсен, тынычлык урнашсын, афәтләр бетсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев