Җыелышны имам-мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръән укып, дога кылу белән башлап җибәрде.
Кичә, 7 сентябрьдә, Балтач үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды. Җыелышны имам-мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръән укып, дога кылу белән башлап җибәрде.
Җыелышта яңа уку елына әзерлек, гошер бирүнең мөһимлеге турында сөйләшүләр булды.
Чарада прокурор Илдар Гомәр улы Гайнуллин, районның иҗтимагый совет рәисе Равил Таҗетдинов катнашты. Алар терроризм, этник-дини эстремизмнарны булдырмау мәсьәләләре буенча чыгышлар ясады.
Нет комментариев