Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Балтач бистәсендә Корбан гаетендә район башлыгы катнашты (+фото)

Дөнья һәм Русия, Татарстан республикасыныӊ барлык мәчетләрендәге кебек Корбан гаете намазы районыбызда һәм Балтач бистәсенеӊ 3 мәчетендә зур оешканлык, халыкныӊ киӊ катнашында узды.

Бистәнеӊ Үзәк мәчетендә намазда Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров «Раиф» мәчетендә, аныӊ урынбасары Илһам Гайнетдинов «Ислам нуры» мәчетендәге бәйрәм чараларында катнаштылар. Үзәк мәчеттә гает намазын Рамил хәзрәт Бикбаев алып барды. Ул үзенеӊ чыгышында күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын, дип билгеләп үтте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинныӊ котлавын ирештерде.
Бу олы бәйрәм - Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне ул. Бу елда өч бәйрәм бергә туры килде - Корбан гаете, җомга көн һәм Белем бәйрәме, диде Рамил хәзрәт. Чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин, изге Корбан гаете бәйрәме һәр мөселман райондашыбызныӊ күңелләренә иман нуры өстәсен, дип билгеләп узды. Райондагы 43 мәчеттә азан әйтелеп, Корбан гаете укылуы бик матур күренеш, чаласы корбаннарыбызны Аллаһы тәгалә кабул итеп, барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен, дип ассызыклап тәбрикләвен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250