Балтачта мөнәҗәтләр бәйгесе узачак. Кайчан?
«Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесе онлайн форматта уза һәм ике этаптан тора, катнашу бушлай.
Балтачта «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесе узачак. Бәйгене ТР мөселманнарының диния назәрате, Балтач районы мөхтәсибәте, район сәнгать мәктәбе белән берлектә оештыра.
Бәйгенең мәҗбүри шарты: катнашучының барлык номинациядә үтүе! Мәсәлән, узган ел бишек җыры номинаиясендә катнашкан икән, быел икенчесендә катнашырга тиеш. Катнашучының узган елгы репертуары кабатланмавы һәм үз яшенә туры килүе.
«Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесе онлайн форматта уза һәм ике этаптан тора, катнашу бушлай.
Катнашучылар үзләрен бишек җырлары, мөнәҗәт, бәет, Пәйгамбәргә Салават номинацияләрендә сыный ала. Бер әсәр башкарыла, аның хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш (чыгыш аккапелла – музыкасыз гына аерым яки күмәк башкарыла).
Яшь төркемнәре:
– кече төркем: 9 яшькә кадәр (малайлар һәм кызлар)
– урта төркем: 10-19 яшьлекләр (егетләр һәм кызлар)
– өлкән төркем: 20 яшь югары (ир-атлар һәм хатын-кызлар).
Гаризалар 2025 елның 23 мартына кадәр dshi.bal.2@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев