Чепья мәчетендә зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар.
Мәчеттә әзерләнгән 70 кешелек табын нигездә "Труд" күмәк хуҗалыгы рәисе Рашит Һадыев булышлыгы белән булдырылган.
Ифтарда өлкәннәр генә түгел, мәчеткә йөрүче балалар һәм яшь хатын-кызлар, ир-егетләр дә катнашты, Рамил хәзрәтнең үтемле вәгазьләре белән күңелләрен сафландырды, дип хәбәр итәләр Чепья авылыннан.
Нет комментариев