Чепья ашханәсендә зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар.
Җирле халык әйтүенә караганда мондый чараның биредә беренче үтүе. Ашханәдә әзерләнгән 120 кешелек табын нигездә "Труд" күмәк хуҗалыгы рәисе Рашит Һадыев булышлыгы белән булдырылган.
Ифтарда өлкәннәр генә түгел, мәчеткә йөрүче балалар һәм яшь хатын-кызлар, ир-егетләр дә катнашты, Рамил хәзрәтнең үтемле вәгазьләре белән күңелләрен сафландырды.
Нет комментариев