Дару уразаны бозамы?
Дин һәм тормыш

Дару уразаны бозамы?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

– Минем әтием астма белән чирли. Ураза көннәре җитүгә борчыла башлый, тамакка аэрозоль (дару) сиптермичә көне буена түзә алмый, сулышы бетә. Бу очракта, дару сипкәч ураза тотса, аның тоткан уразасы кабул булырмы?

 

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

 

– Ураза тоткан вакытта тамакка дару сиптерү ул уразаны бозуга сәбәп була. Шуңа да ураза вакытында бу гамәлдән тыелып торырга кирәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев