Гарәп телен белмәүчеләр төп догаларны транскрипциядә укый
Гарәп телен белмәгәнлектән догаларны татарчага транскрипция белән язылганнарын укыйм. Болай эшләү дөресме? Догаларыбыз барып ирешәме?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Гарәп хәрефләрен танып, укып белмә-гәнлектән, безнең күпләребез төп сүрәләрне, төп догаларны транскрипциядә, ягъни рус хәрефләре аша укыйбыз, өйрәнәбез. Ә инде ирекле догаларны кылуга килгәндә, аларны транскрипциядә, аңламыйча укып, ятлап гамәл кылуга караганда, аңлаешлы һәм чын күңелең биреп туган телеңдә кылган дога күпкә хәерлерәк буладыр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев