Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Илшат хәзрәт: "Хаҗ кылу – зур гыйбадәт"

Районыбыздан Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 12 августта Сәгуд Гарәбстанына юл тотты. Һәм алар 7-9 сентябрьгә туган якларга кайтып җитәргә тиеш.

Әлеге изге сәфәр хакында тулырак белү өчен без «Раиф» мәчете имамы, Балтач районы буенча Хаҗга баручыларның җитәкчеләре Илшат хәзрәткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Динебезнең биш нигезе бар, хаҗ гыйбадәте - шуның берсе. Бу гыйбадәт матди яктан мөмкинлеге булган, сәламәт кешеләргә фарыз. Кеше шул гый¬бадәттән соң рухи яктан пакьләнә, Аллаһы Тәгаләгә якыная. Пәйгам¬бәребез Мөхәммәд салләллаһү га¬ләй¬һи вәсәлләм үзенең бер хәдисендә: "Әгәр берәү хаҗ кылып, бозык¬лык кылмаса, өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр", - дигән.

- Илшат хәзрәт, быел ничә мөселман кардәшебез изге сәфәргә кузгала?

- Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте аша 29 райондашыбыз Хаҗга китте, шулай ук башка компанияләр аша да изге сәфәргә кузгалучылар бар.

- Хаҗны берьюлы берничә кеше өчен кылырга мөмкинме?

- Берничә кеше өчен берьюлы Хаҗ кылырга ярамый. Хаҗ бары тик бер кеше өчен генә кылына. Әгәр үзең Хаҗ кылган булсаң, башка кеше өчен Хаҗны кылырга ярый. Шулай ук үлгән кеше өчен, әгәр ул мөселман булса, Хаҗны ниятләп кылырга мөмкин.

- Әгәр дә әти-әнисе өчен Хаҗ кылырга ниятләсә...

- Башта үзе өчен Хаҗ кылып кайта, аннары әнисе яки әтисе өчен бара ала. Пәйгамберебез с.г.в.нән бер хатын: "Әтием өчен Хаҗ кылсам ярыймы?дип сорагач, ул әйткән "Әгәр дә аның синдә әҗәте булса, син ул әҗәтне түләр идеңме?", дип сорый.Әйе, дигәч, Хаҗ кылырга кушкан.
- Кредит алып Хаҗга бару дөрес гамәлме?

- Асылда, банктан акча алып, Хаҗ кылу дөрес булмый. Бар шундый дини банклар, алар юлламаны рассрочкага сата. Ягъни, алар башта юлламаны сатып ала һәм Хаҗга баручы кешегә бер яки ике айга бүлеп түләргә мөмкинлек бирә.

- Элегрәк Хаҗ сәфәренә бару күпкә авыррак булган. Хәзер исә очкычка утырдың да берничә сәгатьтән инде син изге җирдә.

- Һичшиксез, Хаҗга бару элек бик авыр, читен булган. Бүгенге көндә дә аның авырлыклары җитәрлек. Хаҗга бару ял итәргә бару түгел, ул сынау, олы гыйбадәт. Әмма Аллаһы Тәгалә иманы нык булган кешегә җиңеллек бирә. Соңгы елларда Хаҗга бару һава юллары аша оештырыла. Инде берничә ел туры рейслар кулланыла. Самолетлар Казаннан туп-туры Җиддәгә оча. Аннан соң Казаннан Истанбулга, Истанбулдан Мәдинәгә яки Җиддәгә, күчеп утыру юлы белән очарга мөмкин. Мәскәүдән Дубайга һәм Дубайдан автобусларга утырып баралар, юлга 34 сәгать вакыт китә һәм бу рейсны иң очсызы дип әйтергә кирәк. Казаннан сәфәргә кузгалучыларга юллама бәясе 135 мең сумга төшсә, Мәскәүдән 125 мең сум булды.

- Хаҗ сәфәренә чыгучыга чит ил паспорты да кирәк бит әле...

- Әлбәттә, беренче чиратта, Хаҗга җыенучы мөселман яки мөслимәнең чит ил паспорты булырга тиеш. Һәм аның да 10 елга эшләнгәне. Моның өчен Балтач районы паспорт өстәленә мөрәҗәгать итәргә кирәк, биредә тиешле документларны тиз арада эшләп бирәләр һәм аларны Арчага алып барып тапшырасың, бер айдан әзер була. Шулай ук чит ил паспортын интернет аша да эшләтергә була. Чит ил паспорты булу ул инде Хаҗга барырга ният булуны белдерә. Шулай ук 4кә 6лы төсле фотосурәт, ир-егетләр баш киемсез, хатын-кызлар яулыктан ак фонга төшәргә тиеш. Дифтериягә каршы прививка ясату мәҗбүри һәм участок табибыннан сау-сәламәт дигән белешмә (27-У) булу шарт.

- Ерак юлга җыенганда, үзең белән нәрсәләр алырга кирәк?

- Иң беренче чиратта акча, аны киткәнче үк долларга әйләндерергә киңәш итәр идем, Хаҗга баргач, долларларны реалга алыштырабыз. Хроник чире булганнарга даруларны үзләре белән алырга кирәк. Бик күп чакрымнар йөрелә, шуңа күрә җиңел аяк киеме кирәк булачак. Алмашка тагын берне алу да артык булмас. Һава бик эссе, температура 45-50 градуска җитә. Шуңа да алмашка өс киеме дә алырга кирәк.
Хаҗга барганда без шуны онытмаска тиешбез.Хаҗ кылына торган җир ул Харам җирлеге, ул иң изге җир, Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан җире. Шуңа без анда үзебезне бик әдәпле тотарга тиешбез. Анда агач ботагын да сындырырга ярамый. Аллаһы Тәгаләнең кунагы икәнлегебезне истә тотып, бер-беребезне кыерсытырга, ямьсез сүзләр әйтүдән, зыян, золым китерүдән тыелырга тиешбез. Зарланмаска, сабыр итәргә кирәк, Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыгыбызны сыный, имтихан кылып, безнең дәрәҗәбезне күтәрә. Бу Хаҗ, бу сынау һәм без шуның белән әҗерне алабыз. Зур әҗер имтихан белән бирелә. Анда савап күп була, анда савап арттырып языла. Гөнаһ эшләүдән нык сакланырга кирәк, биредә гөнаһ та күп языла. Хаҗны күтәрергә була, әмма кайткач та хаҗи булып калырга, гөнаһлардан сакланып яшәргә кирәк. Инде Аллаһы Тәгалә барча хаҗиларга исән-сау барып, кабул була торган Хаҗлар кылып, сау-сәламәт килеш туган якларга кайту насыйп итсен. Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу!

Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА
фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250