Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
–Пәйгамбәребез (с.г.в.) бервакыт ике кабер яныннан үтеп барганда, өсләренә хөрмә ботагы сындырып, кадап куйды һәм әйтте: “Бәлкем шушы ике хөрмә ботагы кипкәнгә кадәр, алар зекер кылырлар, бу кабер ияләренең гөнаһлары, газаплары җиңеләя торыр”, – диде. Бу – Рәсүлебезнең үзенә хас гамәле булды. Ә инде җир өстендәге үләннәргә килгәндә, алар чүп булып, үлән яки куак хәлендәме, тирә-юньне ямьсезләп тора икән, аларны йолкудан бернинди зарар юк, бары тик каберләр өстенә теләсә ничек басып, кадерсезләп, таптап йөрүләр генә тыела.
Нет комментариев