Мондый экскурсияләр балаларның рухи-әхлакий үсешенә ярдәм итә!
Бистәнең 4 номерлы «Каенкай» балалар бакчасы балалары бүген Каенлык урамындагы Раиф мәчетенә экскурсиягә бардылар.
Илшат хәзрәт балаларны мәчет архитектурасы, эчке бизәлеше белән таныштырды, намаз уку җайланмаларын (сәҗәдә, тәсбих) күрсәтте, дини йолалар турында гади телдә аңлатулар алып барды.
«Балаларыбызга туган як мәдәнияте, дини тәрбия бирү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Мәчет - рухи кыйммәтләрне өйрәнү өчен яхшы урын. Мондый экскурсияләр балаларның рухи-әхлакий үсешенә ярдәм итә!», - дип билгеләде тәрбиячеләр.
Нет комментариев