Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Без, олылар, күп вакыт Корьән укыганда хаталанып укыйбыз, шулай да укырга тырышабыз. Ялгыш укыган өчен безгә гөнаһ язылмыймы?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: Корьәнне көйләп, матур һәм дөрес итеп көйле итеп укучылар күктәге фәрештәләр дәрәҗәсендә булыр.
Корьәнне авырдан төртелеп укучы кешегә ике савап булыр. Беренче савап аның Корьән укыган өчен, икенчесе тырышканы өчен. Шуңа да тырышып, хата җибәрмичә көчтән килгәнчә тырышып укыган өчен һичшиксез ике әҗер булачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев