Әлеге чара Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә урнашкан интернатта тәрбияләнүче акылга зәгыйфь балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылган.
- Гошер сәдакасын бирү сәбәпле генә без үзебезнең малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс" дигән. Мәрхәмәтле Куныр авылы халкы тарафыннан ел гошер сәдакәсе җыела. Авылдашларыбыз быел да бик күп бәрәңге, яшелчә тапшырды. Бу атнада аны Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнүче интернатка илтеп тапшырдык, - ди әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Тәгъзимә Сәгтдинова.
Фото: samtatnews.ru
Нет комментариев