Кылган догаң кабул булмаса, аның әҗерен ахирәттә күрерсең, диләр. Бу дөресме?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
– Кылган догаң кабул булмаса, аның әҗерен ахирәттә күрерсең, дип ишеткән бар. Моны ничек аңларга...
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Аллаһы Тәгаләнең бар күркәм исеме - Әл-Мүҗииб. Аның мәгънәсе дога кылучыларның, сораучыларның сорауларына җавап бирүче. Аллаһы Тәгалә сораган һәм теләгән кешенең берсенең дә соравын буш калдырмый, һәрберсенә Аллаһы Тәгалә җавап бирә. Аллаһы Тәгаләнең җавап бирүе өч төрле була: әгәр кешенең язмышында электән язылган булып шушы сораган әйберен Аллаһы Тәгалә бирә. Икенчесе язмышында бу әйбер булмау белән Аллаһы Тәгалә бу кешене сораган әйбереннән бер афәттән, бер зарардан коткара дөньяда. Өченчесе, бу дөньяда әлеге сораган әйбернең бер ягы да бирелмәсә яки зарардан коткарылмаса, Аллаһы Тәгалә каршында бу кешенең соравы, догасы гыйбәдәт булып китә һәм ахирәттә аңа һичшиксез әҗер-савап бирелә.
Гомәр р.г. әйтә торган булган: Аллаһы Тәгаләдән сорган әйберемнең миңа бирелүдән караганда бирелмәвен күпкә ныграк сөям дигән. Чөнки мин сораганы бирелсә, ул мин сайлаган була, ә мин сайлаганы кимчелекле. Әгәр мин сорап Аллаһы Тәгалә бирмәсә, бу очракта аны Аллаһ сайлаган була, ә Аллаһ сайлаганы камилрәк һәм хәерлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев