Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Матурлыкка омтылу

Менә шушы матурлык белән кешенең Раббысы каршында дәрәҗәсе югары булыр

Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең сәхабәләренә тәкәбберлек хакында сөйләгәндә әйтте: «Кемнең күңелендә тузан бөртеге хәтле генә тәкәбберлеге булса, ул җәннәткә кермәс». Шунда кемдер сорады: «Кеше үзенең өс киеменең күркәм булуын, аяк киеменең дә күркәм булуын ярата бит». Ул (с. г. в.): «Дөреслектә Аллаһ ул Җәмил (күркәм, гүзәл, пакъ, матур) һәм ул матурлыкны ярата, ә тәкәбберлек — ул хакны кабул итмәү һәм кешеләрне түбәнсетү», — диде. (Мөслим).

Бу сорауны бирүче кеше матур киенеп йөрүне тәкәбберлек түгел микән дип курыкты, әмма Пәйгамбәр Аллаһ матурлыкны ярата, матурлыкка омтылуны хуплый, диде. Әмма тәкәбберлек ул хакны кабул итмәү. Кеше аңлый үзенең хаксыз икәнен, әмма шуны танырга теләми, ул белә, аңлый хакның кая икәнен, тик аны кабул итәргә теләми. Пәйгамбәр (с. г. в.) Мәдинәгә килгәч андагы яһүдләр аны рәсүл икәнен таныдылар, әмма кабул итмәделәр. Пәйгамбәрнең дошманы Әбү Җәһел аның пәйгамбәр икәнен аңлады, әмма тәкәбберләнеп аны кабул итмәде. Фән галимнәре дә эволюциянең фәнни яктан исбатланмаганнарын беләләр, бу галәм очраклы рәвештә бар була алмаганнарын аңлыйлар, әмма тәкәбберлек сәбәпле алар Аллаһны кабул итәргә теләмиләр. Шулай ук тәкәбберлекнең икенче күренеше — ул үзеңне-үзең күтәреп, башкаларны түбәнсетү. Ул тәкәббер кеше башкаларны теле белән яки кулы белән аларның хакларын бозып, түбәнсетергә мөмкин. Яки инде күңеле белән башкаларны үзеннән караганда түбән саный, алардан чиркана. Бу күренешнең матурлыкка омтылуга бер катнашы да юк.

Бервакыт Пәйгамбәребез (с. г. в.) иске, таушалып беткән кием кигән кешене күрде һәм аңа әйтте:

— Синең байлыгың бармы?
— Әйе, бар.
— Нинди байлыклар?
— Аллаһ миңа дөяләр, сарыклар, атлар һәм коллар бирде.
— Әгәр Аллаһ сиңа байлык биргән икән, Аллаһның сиңа биргән байлыгы һәм хөрмәте синдә күренсен. (Әбү Даут, Нәсәи).

Икенче хәдистә: «Дөреслектә Аллаһ колына биргән нигъмәтләренең әсәренең күренүен яратадыр» (Тирмизи).
Аллаһның Җәмил исеме берничә хәдистә килә. Бу исем Аллаһның матур, күркәм, гүзәл, пакъ Зат булуын күрсәтә.

— Аллаһ Ул — Җәмил Үзенең Заты белән. Җәннәт әһелләре Аллаһны үз күзләре белән күргәч, бу алар өчен җәннәттәге иң зур нигъмәт булыр. Раббылары аларга карар, аларга сәлам әйтер һәм үзенең хиҗабын ачар. Алар Раббыларына карарлар һәм бу нигъмәт һәм ләззәт янында җәннәтнең башка нигъмәтләре алар өчен кыйммәтен югалтырлар. «Ул көндә йөзләр күркәм булыр. Раббыларына карап торучы» (әл-Кыямә сүрәсе: 22-23).

— Аллаһ Ул — Җәмил Үзенең исем-сыйфатлары белән. «Аллаһның күркәм исемнәре бардыр, шулар белән Аны чакырыгыз...» (әл-Әгъраф сүрәсе: 180).

— Аллаһ Ул — Җәмил барлык кимчелекләрдән пакъ һәм бөек булуы белән. Аны йокы һәм йокымсорау алмый, Ул ял итми, Ул беркайчан да җиңелми һәм беркем дә Аны көчсез итә алмый, Ул колларына явызлык кылмый, Аның белеменнән бер ни дә читтә калмый, Аның баласы һәм пары юк. «Аңа охшаш бернәрсә дә юк. Ул — Ишетүче, Күрүче». (әш-Шура сүрәсе: 11).

Аллаһ Ул — Җәмил һәм шуңа Ул бу табигатьне һәм барлык нәрсәне дә матур, камил, гүзәл итеп бар кылды. Бу табигатьтә һәрнәрсә үз урынында, һәрнәрсә үлчәнгән, һәрнәрсә көйләнгән. Аллаһ безгә шушы матурлыкка игътибар итәргә һәм фикерләргә куша: «Ул җиде күкне катлы-катлы итеп яралтты. Рахман яралткан нәрсәләрдә бернинди кимчелек тә күрмәссең. Тагын бер күз сал, берәр нинди ярыклар күрерсеңме? Шуннан соң тагын икенче мәртәбә күзеңне төбәп кара. [Нәтиҗәдә] Күз сиңа [эзләгән бозыклыкны таба алмыйча] көчсез һәм алҗыган хәлдә кайтыр». (әл-Мулк сүрәсе: 3-4). Әйе, кире, тәкәббер кеше үзенең кире сүзен әйтмичә кала алмас. Интернетта бер фән галиме сөйләп утыра. Аның әйтүенчә, әгәр дә кешене бар итүче Зат булса, мин аңа өчле билгесен куяр идем ди. Ул, кешенең сулыш юлы белән йоткылыгының бергә булулары белән килешә алмады.

Бу табигатьтә булган нәрсәләрнең иң күркәме — ул кеше. Кеше бу табигатьтә бөтен нәрсәдән дә аерылып тора. Аллаһ әйтә: «Без кешене иң күркәм сурәттә яралттык». (әт-Тин сүрәсе: 4).

— Кеше иң күркәме үзенең тән төзелеше белән. Аның тәне шома, йонлач түгел, мөгезләре, тояклары юк.

— Кеше иң күркәме үзенең төз басып йөрүе белән. Ул ике аякта төз йөри, хайваннар кебек йөзе белән түбән йөрми. Ризыкны җирдән авызы белән түгел, ә кулы белән алып юып ашый. Аның иң хөрмәтле җире — иң югарыда булган йөзе. Менә шушы югарыда булган йөзен ул җиргә тидереп Раббысын бөекли, ә Раббысы шуның өчен аны бөекли һәм Үзенә якынайта.

— Кеше иң күркәме үзенең акыллы, аңлы булуы белән. Кеше фил кебек көчле, кош кебек биектә оча алмаса да, ул үзенең акылы, белеме белән филдән дә көчлерәк, коштан да биегрәк була ала.

— Кеше иң күркәме үзенең иманлы, күркәм әхлаклы, әдәпле, вөҗданлы булуы белән. Кешенең иң зур күркәмлеге менә шушында, чөнки Аллаһ кешенең кыяфәтенә түгел, ә калебенә, күңеленә карап бәя бирә.

Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Дөреслектә Аллаһ сезнең тән төзелешенә һәм сүрәтләрегезгә карамый, ләкин ул сезнең калебләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый». (Мөслим). Кешенең төз-кыяфәте бик матур булырга мөмкин, әмма калебендә иман булмаса, күңеле бозыклык белән тулган булса, бу Аллаһтан иң ерак һәм Аңа иң сөйкемсез кеше булыр. Әгәр дә кешенең кыяфәте, тәне бик матур булмаса, фәкыйрь булып, өс-киеме дә аның начар булса, әмма калебендә иман, ихласлылык, Раббысына омтылу булса, бу кеше Раббысына иң якын кеше булыр. Мөслим һәм Бухари китергән хәдистә килгәнчә, бер вакытны Пәйгамбәр (с. г. в.) янынннан бер кеше үтеп китте. Ул аның янында утыручыдан сорады: «Син бу кеше хакында ни әйтерсең»? — дип. Ул: «Бу кеше фәкыйрь мөселманнардан, һәм ул берәр хатынга никахлашырга теләсә, аңа хатын бирүгә, әгәр дә ул берәрсе өчен шәфәгать кылса, шәфәгатен кабул итүгә лаек түгел», — иде. Шунда Пәйгамбәр: «Бу фәкыйрь, мондыйлар (дәрәҗәле байлар) белән тулган җирдәге бөтенесеннән дә яхшырак», — диде.

Яки кеше зур изгелек кылырга мөмкин, кешеләр аңа карап кара бу нинди изге кеше дияргә мөмкиннәр, әмма аның калбендә дөньяви дәрәҗәгә, дан-шөһрәткә ия булу теләге булырга мөмкин. Аллаһ каршында андыйларның бер дәрәҗәсе дә булмас, алар уңышсызлыкка дучар булырлар.

Аллаһ кына түгел, без дә кешенең күңеленә карап аңа бәя бирәбез. Кешенең кыяфәте, киеме бик матур булса да, әмма күңелендә бозыклык булса, без ул кеше яныннан качабыз. Иң мөһиме, кешенең эчке матурлыгы. Достоевскийның «Идиот» дигән әсәрендә: «мир спасает красота» — дигән сүзләр бар. Шуңа нигезләнеп халыкта: «Красота спасет мир», дигән әйтем барлыкка килә. Тышкы, салкын матурлык дөньяны, кешене коткарамы? Юк, тышкы матурлык — ул кешегә фетнә. Шуңа күрә «Красота спасет мир», — дигән сүзгә кайбер язучылар икенче яртысын өстәделәр: «коль она добра». Һәм: «Красота спасет мир коль она добра», — дигән тулы бер әйтем барлыкка килә. Менә шушы күңелдә булган «добро» — бу иман, күркәм холык, вөҗдан, мәрхәмәтлек, ихласлылык, дөрестән дә, кешенең үзен һәм бөтен дөньяны да коткарачак. Менә шушы матур күңеле кеше:

1. Раббысына шөкерле булыр, тәкәбберләнмәс, Раббысына буйсынып баш ияр. Өстендә булган Раббысының хакларын үтәр. «Мине искә алсагыз, Мин дә сезне искә алырмын, Миңа шөкерле булыгыз һәм карышмагыз». (әл-Бакра сүрәсе) 

2. Ул башкаларга мәрхәмәтле һәм гадел булыр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем кешеләргә рәхимле булмаса, Аллаһ газзә вә җәллә аңа да рәхимле булмас». (Мөслим китерә). Икенче хәдистә: «Мәрхәмәтлектән бары тик бәхетсез генә мәхрүм ителгән». (Әбү Даут, Тирмизи китерәләр).

3. Ул башкаларга кулы белән дә теле белән дә зыян китермәс. Пәйгамбәребез(с. г. в.) әйтте: «Мөселман (ул шундый кеше), аның теленнән һәм кулыннан кешеләр зыян күрмәсләр, ә мөэмин (ул шундый кеше), кешләр үзләренең гомерләре һәм маллары өчен аннан имин булырлар». (Нәсәи, Тирмизи, Әхмәт).

4. Ул үзенә теләгәнне башкаларга да теләр, үзенә теләмәгәнне башкаларга да теләмәс. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Сезнең берегез дә иман китермәс, хәтта үзенә теләгәнне кардәшенә дә теләмичә». (Бохари, Мөслим).

5. Ул үзенә кагылмаган эшкә кермәс. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кешенең күркәм рәвештә дин тотуының билгесе, үзенә кагылмаган эшне калдыруы». (Тирмизи, Ибну Мәҗә китерәләр).

Күп кешеләр башкаларның тормышын тикшерергә яраталар. Кайбер мөселманнар бераз белем алып хәдисләрдән мөстәкыйль хөкем чыгарырга тотыналар, аларның моңа хак-лары булмаса да. Кайберләре өстери алмаслык, көчләре җитмәслек эшкә алына. Гомумән, кеше үзенең дөньясы һәм ахирәте өчен дә файдасы булмаган, ә бәлки зарары булган эшләр белән шөгыльләнә башлый. Яхшы мөселман боларның барысын да калдырыр.
Менә шушы эшләр кешене матурлый, менә шушы матурлык кешенең үзен һәм җәмгыятне саклап калачак. Менә шушы матурлык белән кешенең Раббысы каршында дәрәҗәсе югары булыр.
 

Марат Сәйфетдинов,

Балтач үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев