Балтачыбызда гади генә киенгән урта яшьтәге ханымнар, яшь кенә кызлар җәмәгать урыннарында "Шайтан чыннан да бармы?", "Аллаһ безне яратамы?", "Тормыш яратылган булганмы?", "Что может наполнить вашу жизнь счастьем?" кебек китаплар тарата башлады.
"Татар телендә таратылган әлеге китапчыкларның ислам диненә бернинди катнашы юк. Милләттәшләребезгә мең елдан артык тарихы булган, милләт булып сакланырга ярдәм иткән динебездән тайпылмыйча яшәргә насыйп булсын", ди дин әһелләре.
Матур бизәлешле китапларга кызыгып, ялгыш адымнар ясамыйк! Иң дөресе аларны алмау, укымау, үзеңә гөнаһ җыймау. Һәр ялтыраган алтын түгел, шуны истән чыгармыйк!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев