Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Равил хәзрәт Бикбаев кече хаҗ – гомрә турында сөйләде

Гомрә, ягъни кече хаҗда ихрам киясең, таваф, сәгый кыласың, чәч кырдырасың һәм ихрам халәтеннән чыгасың.

Соңгы елларда районыбызда хаҗ, шул исәптән гомрә кылучылар күбәя, бу гамәл белән кызыксынучылар саны да арта.

Райондашыбыз, Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев үзе дә күп тапкырлар хаҗ кылган кеше, алай гына да түгел, аңа шактый еллар Изге җирдә яшәргә насыйп булган. Бу турыда кыскача аның фикерләрен укучыларга җиткерәбез.

– Равил хәзрәт хаҗның кечесе һәм олысы бар, дип беләбез. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

 

– Гомрә, ягъни кече хаҗда ихрам киясең, таваф, сәгый кыласың, чәч кырдырасың һәм ихрам халәтеннән чыгасың. Олы хаҗга Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну, Гарәфәт үзәнлегендә тору, таш ату, корбан чалу да өстәлә.

 

– Ике хаҗның да савабы бертигезме?

 

– Олы хаҗ – фарыз, кече хаҗ сөннәт булып тора. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, диелә. Кеше иң беренче чиратта олы хаҗга барырга омтылырга тиеш, чөнки ул ислам баганасының берсе булып тора. Олы хаҗдан соң гомрә хаҗын күпме телисез, шулкадәр кылырга була. Кече хаҗны, хаҗ көннәреннән башка, теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин Рамазан аенда кылу яхшырак, чөнки Пәйгамбәребез, Рамазан аенда гомрә кылу минем белән бергә хаҗ кылуга тиң дигән. Олы хаҗны Зөлхиҗҗә аенда кылалар. Хаҗ айлары – Шәүвәл, Зөлкагъдә һәм Зөлхиҗҗә. Кем хаҗ белән гомрәне кыла, фәкыйрьлектән һәм гөнаһлардан арыныр дигән хәдис бар.

 

– Яшерен-батырын түгел, халык арасында, хаҗ сәфәренә кайберәүләр бик еш бара, гөнаһлары җыелган саен, шул гөнаһларыннан арынырга баралар дигән фикер дә яши. Сез моңа ничек дип җавап бирер идегез?

 

– Бер хәдистә, кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында гөнаһ эш эшләмәсә, аннан анасыннан туган кебек пакь булып әйләнеп кайтыр, диелә. Ә менә хаҗыңны Аллаһ кабул иттеме-юкмы икән соң? Без бит аны белмибез. Хаҗга барам да гөнаһларымны юып кайтам дип алданырга кирәкми. Хаҗдан кайткач гөнаһлардан тәүбә итеп, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен сакларга тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев