Алтын көзебезне каршы алган вакытта, бистәбезнең 5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасына йөрүче балалар бик зур бүләккә, шатлыкка ия булдылар.
Бакчабызга якын гына урнашкан күз явын алырлык, йөрәгебезгә, җаныбызга тынычлык, рәхәтлек өстәп тора торган "Ислам нур" мәчетеннән Рамил хәзрәт һәм аның шәкерте кунакка килделәр. Матур бинабызның залында ул балалар белән җылы әңгәмә корды. Нәниләребезгә Корбан гаетенең әһәмиятен ачыклый торган вәгазь сөйләде. Әйтергә кирәк, балаларыбыз нәни булса да, Рамил хәзрәтнең сорауларына бик шатланып, теләп, аңлап һәм белеп җавап бирделәр. Рамил хәзрәт һәрбер дөрес җавап өчен үзенең шәкерте белән нәниләргә күчтәнәч өләште, балалар тагын да рухланып, үсенеп , уйлап җавап бирә башладылар. Аллаһы Тәгаләдән аяз күкләр, мул-хәләл табыннар, саулык-сәламәтлек, иман байлыгын сорап яшик хөрмәтле дусларым. Раббыбыз безне шөкер итүчеләрдән яраткан булса иде. Күңел пәрдәләребезне ачып, һәрбер укыган намазыбыздан тәм табарга насыйп булса иде. Амин. Иң кадерле бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан Гаете Мөбарәк булсын. Балаларыбызны да нәни чактан динен, денен ныгытып, күңелләренә иман нурлары салып, өстәп торып тәрбияләргә насыйп булсын иде. Алдагы тормышыбызда балаларыбыз гомер буе кул күтәреп намаз укучылардан булсыннар иде ИншАллаһ.
Гөлназ Шакирова
5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячесе
Нет комментариев