Сездән — сорау, бездән — җавап
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

— Аллаһка зикерне тавышсыз, эчтән генә әйтү яхшымы әллә инде башкаларга комачауламаганда, кычкырып әйтү дә дөресме?
— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Зикерләр эчтән, үзең ишетелерлек итеп, тел белән әйтелә, ягъни ирен селкенгән хәлдә башкарыла.

— Риялы гамәл, дип ишеткәнем бар. Ул нәрсәне аңлата?
— Риялы гамәл ул Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен булмаган, тирә яктагылар, башкалар күрсен өчен, бәяләсен өчен кылынган, ихлас булмаган гамәлгә әйтелә.

— Мәчеткә барырга мөмкинлек булмаганлыктан, җомга көнендә өйдә өйлә намазы җомга намазы вакытына кадәр укылса, ул кабул ителәме?
— Гозерле сәбәпле җомгага барылмыйча калган очракта, җомгага кадәр укылган намаз өйләдән китә. Өйдә башкарылган намазның җомга намазыннан соң укылуы хәерлерәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев