Шода яшьләре бердәм булып ике көн рәттән ифтар ашы оештырды
Яшьләрнең ифтар ашы уздырырга дәртләнеп йөрүләрен, аларның ни дәрәҗәдә иманлы, тәүфыйклы булуларын күрү — үзе зур шатлык
Рамазан аеның ифтарлары дәвам итә. Шода авылы мәчетендә дә чираттагы мәҗлес оештырылды.
Авыл яшьләре бердәм булып ике көн рәттән ифтар ашы оештырды.
«Изге айда изге теләкләр кабул була торган ай. Изге гамәлләрне күбрәк башкарырга кирәк. Әлеге мәҗлесне дә уйлаштык та, үзебезнең тырышлык белән, җиңел генә тормышка ашырдык. Халык та мәҗлескә күп килде. Бергәләп намазлар укылды, вәгазьләр тыңланды», ди авыл яшьләре.
—Яшьләрнең ифтар ашы уздырырга дәртләнеп йөрүләрен, аларның ни дәрәҗәдә иманлы, тәүфыйклы булуларын күрү — үзе зур шатлык. Матди ярдәм күрсәткән егетләргә, табын әзерләргә булышкан кызларга рәхмәт белдерәм. Бик сокландым яшьләргә, — ди Фәйрүзә Зәкиева.
Без исә үз чираттыбызга Фәйрүзә ханымга рәхмәт белдерәбез. Мәчеттә узучы чаралар барысы да аның тырышлыгы белән уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев