Татарстанның баш казые вазифасына кандидат тәкъдим ителгән
Татарстан Диния нәзарәте өчен 2025 ел – Каһарманнар елы булачак.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында нәзарәтнең гамәлдәге рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөфтие вазифасына рәсми кандидат буларак расланды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые вазифасына кандидат буларак хәзер бу вазифаны биләүче Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим ителгән.
Пленумда катнашучылар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съездын уздыру көнен дә билгеләде – ул 19 мартта узар дип көтелә. Булачак чараның көн тәртибе, делегатлар квотасы һәм башка параметрлар расланган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Диния нәзарәте өчен 2025 ел – Каһарманнар елы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев