Мәдрәсәгә кабул итүдә чикләүләр юк
Районыбыз мәктәпләрендә кебек, мәчетләребездә дә уку елы башлана. Бу юнәлештә кайбер мәсьәләләргә ачык-лык кертү өчен Балтач бистәсе үзәк мәчете баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.

– Рамил хәзрәт, октябрь ае районыбыз мәчетләрендә укулар башланган чор...
– Әйе, Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ насыйп итсә, октябрь аенда мәчетләребездә кабат укулар башланачак. Һәр авыл мәчете каршында диярлек ирләргә, балаларга, хатын-кызларга аерым башлангыч дини белем бирү оештырылачак. Ягъни намаз тәртибе, гарәп, Корьән хәрефләрен өйрәтәчәкләр. Шулай ук Балтач бистәсендәге үзәк мәчеттә урнашкан «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеге дә 28 сентябрь көнне 2026-2027 уку елында үзенең эшчәнлеген башлый.
Мәдрәсә эшчәнлеге
– Шушы уку йортыбызның эшчәнлегенә киңрәк тукталып китик әле...
– Әлеге бүлек мәчетебездә 2007 елдан эшләп килә. Шушы вакыт эчендә уналты чыгарылыш булды, мәдрәсәбездә 600гә якын кеше белем алып, аны уңышлы тәмамлады. Бүгенге көндә районыбызның 45 мәчетендә мәдрәсәбезне тәмамлаган имамнар, дин-әхлак дәресләре укытучылар ислам динен саклап, аны халыкка җиткерү буенча нәтиҗәле эшлиләр. Дини уку йортыбызда безнең районан гына түгел, читтән, күрше районнардан, Киров өлкәсеннән килеп белем өстәүчеләр дә бар. Бу очракта безгә мөрәҗәгать итүчеләрне, кайдан булуына кармастан, укырга кабул итәбез.

– Мәдрәсәдә белем алу тәртибенә тукталып китик әле
– Мәдрәсәдәбездә дини югары белемле тугыз остаз дәресләр алып бара, Казан Югары мәдрәсәсенең көндезге бүлеген тәмамлаган, дини белемгә ия булган, үзем, ягъни Рамил Бикбаев, Илшат хәзрәт Сафин, Рамил хәзрәт Гыйлманов, Алмаз хәзрәт Хөсәенов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Марат хәзрәт Сәйфетдинов, Ислам университетында укыган Гомәр хәзрәт Гомәров, Чаллының «Тәнзилә» мәдрәсәсенең көндезге бүлеген тәмамлаган Айгөл Хәлиуллина, үзебезнең мәдрәсәдә белем алган Илгиз хәзрәт Әхмадуллин, Гөлнур Мифтахова безнең зур байлыгыбыз.
Бездә укулар дәвамлыгы 4 ел. Уңышлы тәмамлаган шәкертләргә Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең урта дини белем турындагы Дипломы тапшырыла.

Кичке бүлеге, дип укыгач, кемнәрдер, кичен уку мөмкинлегем юк, дип шикләнеп калырга мөмкин. Шәкертләребезгә уңайлы булсын өчен бездә укулар көннең ике вакытында үткәрелә: көндез сигездән уникенче яртыга кадәр һәм кичке биштән сәгать тугызынчы яртыга кадәр. Укулар атнаның дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә була. Димәк, укырга теләге булган һәр шәкерт, үзенә уңайлы вакытны үзе сайлый ала.
Гыйлем алу – гыйбәдәтләрнең иң яхшысы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр алыгыз», – дигән. Димәк, без барыбыз да Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте буенча, туры юлдан барабыз.
Укырга кабул итү тәртипләре
– Мәдрәсәгә кабул итүдә чикләүләр юк дидегез...
– Әйе, укырга керүчеләрне кабул итүдә нинди дә булса чикләүләр юк. Унберенче сыйныфны тәмамлаган кешедән алып, олы яшькәчә булган һәркем безгә укырга килә ала. Гыйбәдәт яшендә булган бик күп мөслимә һәм мөселман кардәшләребез мәчетләрдә башлангыч белем курсларында намаз тәртибен өйрәнеп, тәҗвид серләренә төшенгәннән соң, бездә белемнәрен арттыралар. Мәдрәсәбезгә керергә теләге булган кардәшебез гарәп хәрефләрен танып, уку серләренә тизрәк төшеренергә максат куя икән, бу очракта без андый максатчан кешене үзебезнең сафларыбызда күрәбез.
– Укырга керү өчен нинди рәсми кагәзьләр кирәк?
– Кирәкле документлар: паспорт копиясе, укырга керү турында гариза, 3x4ле ике фотосурәт, белем турында документның күчермәсе. Авыл мәчете имамыннан юллама алып килү хуплана. Документлар иртән алып өйләгә кадәр үзәк мәчеттә 28 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Укуларны оештыру турында сораулар туганда 8(84368) 2-49-18 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Нет комментариев