VII Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Дин һәм тормыш

VII Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Коръән укучылар бәйгесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак

2026нчы елның 5нче ноябрендә Казанның Мәрҗани мәчетендә мөселман уку йортлары шәкертләре арасында VII Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәләрдә көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала.

Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша. Биремне үтәүче Коръәннең ким дигәндә 5 юлын укырга тиеш. Һәр командага барлыгы 5 бирем бирелә. Ахырдан команданың гомуми баллы исәпләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә.

Теркәлү өчен гариза бирергә һәм аны 2026нчы елның 30нчы октябренә кадәр түбәндәге адреска юлларга кирәк: sheihibra@bk.ru.

Элемтә өчен телефон (WhatsApp/Max): +7 927 422-17-51 (Шәйхабзалов Ибраһим Зөфәр улы).


бәйге

Нет комментариев