Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

Иркәдән өметле хәбәрләр бар

Җырчы үзенең «ВКонтакте»дагы төркемендә Артурның хәле алга таба баруын әйткән.

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур, каты яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәвалана. Бу хакта җырчы җәй уртасында хәбәр иткән иде. Ул иренә катлаулы операция ясачаклары хакында сөйләде.

Шуннан бирле Иркәнең Артур турында бер дә яңалыклар җиткергәне булмады. Социаль челтәрләрдәге дуслары да җырчыдан Артур турында гел сорашып тордылар, ул аларның барысын да җавапсыз калдыра килде.

Ниһаять, җырчы үзенең «ВКонтакте»дагы төркемендә Артурның хәле алга таба баруын әйткән. «Ирегезнең сәламәтлеге ничек?» – дип сораган бер язылучысына ул: «Аллаһка шөкер, барысы да яхшы», – дип җавап кайтарган.

Дуслары Иркәгә Артур өчен бик шат булуларын яза, аның тизрәк савыгып, гаиләсенә янына кайтуын тели.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев