Ач карынга эчмәгез!
Кефир, йогуртта кеше организмы өчен кирәк булган файдалы микроорганизмнар бар, алар ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта
Табиб-диетолог, нутрициолог һәм гастроэнтеролог Татьяна Жаровская белдергәнчә, иртән йокыдан тору белән организмга файда булсын өчен бер стакан җылы су эчеп куярга кирәк, дип яза Шәһри Казан.
Ә сөт, кефир ризыкларын иртәнне аш белән рәттән яки аннан соң чәйләп алган вакытта куллану яхшы икән. Кефирны гадәттә ач карынга түгел, ә башка ризык белән бергә кабул итсәң яхшы. Чөнки әлеге эчемлектә ачылык дәрәҗәсе югары һәм ач карынга мондый төр ризыкны куллану бөтен кешегә дә ярап бетмәскә, аеруча ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә зыянлы булуы бар.
Ач карынга эчкәндә, эчәклек тиешенчә эшкәртеп бетерә алмаска мөмкин, дип ачыклык кертә белгеч. Моннан тыш, кайбер кешеләрдә әлеге сөт ризыкларын ач карынга кулланганда сары кайнау, ашказанында авырлык барлыкка килүе сизелергә мөмкин.
Жаровская кефир урынына табигый йогурт кулланырга киңәш итә. Ләкин сөт ризыкларыннан тулаем баш тартырга кирәкми, алар, киресенчә, файдалы, бары дөрес вакытта ашый белергә кирәк. Кефир, йогуртта кеше организмы өчен кирәк булган файдалы микроорганизмнар бар, алар ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта, эчәк микрофлорасын саклый һәм ашказаны-эчәк моторикасын җайга сала. Аларда кальций һәм аксым күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев