Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Белгечләр чикләвекне суда тотып ашарга киңәш итә, болай ул файдалырак икән

Чикләвекне бер тапкыр ашарлык кына итеп җебетегез.

Сатып алынган чикләвек «йокы» стадиясендә була. Аны организм начаррак үзләштерә. Җебетмичә ашаганда алар организмга тискәре йогынты ясый ала, мондый чикләвек әчерәк. Шуңа аны суда тотарга кирәк.

Аеруча ашказаны асты бизе белән проблемалар булган кешеләргә бу киңәшне тоту урынлы булыр.

Савытка бер уч кыздырылмаган чикләвек яки орлыкны юып салырга, өстенә күмелгәнче су агызырга һәм төн буе тотарга кирәк. 4 сәгатьтән суын алыштырасы булачак. Иртән суын саркытып, тагын бер кат чайкап, сөлгегә таратып киптерәсе. Болай эшләгәч, чикләвек уяна, аның бүртүен көтәргә кирәкми. Чөнки аның файдасы кими башлаячак. Чикләвекне бер тапкыр ашарлык кына итеп җебетегез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев