Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кефир яратасызмы?

Кефир эчәр өчен 6 сәбәп.

Файдалы бактерияләргә бай булган кефир ябыгучыларга гына түгел, эчәклекләрен тәртипкә китергә кирәк булганнарга да ярдәм итә.

Эчәклек инфекциясе эләктереп авыручы балаларга кефир эчү аеруча файдалы. Ул эчәклекнең микрофлорасын тәртипкә сала.

Антибиотиклар кабул итүчеләргә дә кефир эчәргә киңәш ителә. Ул файдалы бактерияләргә антибиотиклар ясый торган тискәре тәэсирне киметә.

Кефир канда холестерин күләмен киметә.

Кефир юан һәм туры эчәклектәге яман шешне кисәтә.

Иммунитетны стимуллаштыру сәбәпле, кефир аллергик реакцияләрне киметә.

Кефир — аксым, кальций чыганагы. Алар сөякләрне ныгыта. Кефирдагы кальций сөттәгегә караганда яхшырак үзләштерелә. Шуңа да аны остеопороздан профилактика буларак киңәш итәләр.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: kiziltan.ru

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев