Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кишер яфрагыннан ничек чәй ясыйлар?

Кишерләрегезне алдыгызмы әле дуслар?

Кишер яфрагыннан чәй бик файдалы, шуңа да аны ташларга ашыкмагыз.

-аяктагы кан тамырлары өчен (варикоздан) яхшы,
-организмдагы ялкынсыну процессларыннан;
- югары холестериннан;
-гөмбәчек инфекцияләренә каршы;
-хатын-кызларның репродуктив системасы, гормоннар өчен файдалы һ.б.

Чәй ясау: Кишер яфрагыннан чәй ясау өчен иң элек аның яфракларын җыеп, чүпләрдән аралыйбыз. Юып, саркытып алабыз. Эре итеп турыйбыз, киң савытка салып, кул белән согы чыгарлык итеп уабыз.

Озак кына уганнан соң, савытка тыгызлап тутырып, өстенә юеш чүпрәк каплап, авыр әйбер бастырып, якынча бер тәүлеккә калдырабыз. Бер тәүлеккә якын вакыт үткәннән соң, аны табага таратып кызу булмаган мичтә (60-70 градус) киптереп алабыз.

Ул төсен үзгәртеп, сорырак чәй төсенә керергә тиеш була. Чиста пыяла банкаларда яки кәгазь пакетларга салып саклыйбыз.
Эчү өчен нәкъ кара чәй кебек пешереп алабыз. Сәламәт булыйк.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: kiziltan.ru

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кишер яфрагыннан чәй