Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Салкын тигәннән киңәшләр

Салкын тигәндә, иң мөһиме — өске сулыш юлындагы вирусларны җиңергә кирәк

Беренче ысулы: 1 аш кашыгы тозны 1 стакан кайнар суда эретеп яки 1 чәй кашыгы эвкалиптны 1 стакан кайнар суда төнәтеп, шуның белән тамакны чайкыйлар, борын юлларын чистарталар.

Икенче ысулы да бар: сарымсакны вак кына турап, атланмайга салып җылыталар да, әле бер, әле икенче борын тишеге белән алмаш – тилмәш сулыйлар.

Ингаляция ясау да бик отышлы. Бәрәңге пешеп чыккач, янына 1-2 аш кашыгы вакланган эвкалипт яфрагы салалар, әгәр яфрагы булмаса 2-3 тамчы эвкалипт маен тамызалар. Сөлге белән томаланып, сихәтле парны 10 минут сулыйлар. Элек шушы метод белән ясый идек, булыша иде.

Шушы киңәшләрне куллансагыз тизрәк сәламәтләнерсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек